at-Takathur (التَّكَاثُر)

Yakub Ibn Nugman - Yakub Ibn Nugman

Chapter 102 • 8 verses • Meccan

← Previous Chapter Next Chapter →
102:1 Сезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз.
102:2 Хәттә үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны, дәвам иттердегез.
102:3 Юк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны!
102:4 Янә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез!
102:5 Юк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез.
102:6 Сез, әлбәттә, җәһәннәмне күрерсез.
102:7 Соңрак аны якыннан ачык күрерсез.
102:8 Соңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде.