92:1
Төн белән ант итәм, һәркайчан караңгылыгы белән капласа.
92:2
Вә көндез белән ант итәм, һәркайчан яктырса.
92:3
Вә ирне һәм хатынны халык кылган Аллаһ белән ант итәм.
92:4
Тәхкыйк сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез, төрлечә-төрлечәдер.
92:5
Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланса.
92:6
Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк кылса.
92:7
Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз.
92:8
Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә.
92:9
Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса.
92:10
Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз.
92:11
Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс.
92:12
Тәхкыйк Безгә туры юлны бәян кылмак тиешледер.
92:13
Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан сорарга тиешле.
92:14
Ий кешеләр, Мин сезне куркыттым ялкынланган ут белән.
92:15
Ул утка кермәс мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер.
92:16
Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты.
92:17
Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр.
92:18
Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән.
92:19
Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк.
92:20
Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә.
92:21
Вә андый кеше тиздән Аллаһ биргән җәннәт нигъмәтләреннән разый булыр.