93:1
                                        
                                    
                                    Төшкә хәтле булган вакыт белән ант\" итәм.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            93:2
                                        
                                    
                                    Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            93:3
                                        
                                    
                                    Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: \"Иртәгә җавап бирермен\", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: \"Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды\", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.)
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            93:4
                                        
                                    
                                    Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.)
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            93:5
                                        
                                    
                                    Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            93:6
                                        
                                    
                                    Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде.)
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            93:7
                                        
                                    
                                    Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме?
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            93:8
                                        
                                    
                                    Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме?
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            93:9
                                        
                                    
                                    Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            93:10
                                        
                                    
                                    Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            93:11
                                        
                                    
                                    Һәм Раббыңның нигъмәте булган шәригать хөкемнәрен кешеләргә өйрәт һәм сөйләп төшендер! Чөнки шәригатьне белмәгән кешеләр Аллаһуның ґәзабына ашыгалар. Ә син аларны җәннәткә кызыктыр һәм чакыр!