79:1
                                        
                                    
                                    Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә,
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:2
                                        
                                    
                                    дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:3
                                        
                                    
                                    Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә,
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:4
                                        
                                    
                                    кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә,
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:5
                                        
                                    
                                    Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:6
                                        
                                    
                                    Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:7
                                        
                                    
                                    Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:8
                                        
                                    
                                    Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:9
                                        
                                    
                                    Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:10
                                        
                                    
                                    Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: \"Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы?
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:11
                                        
                                    
                                    Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы?
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:12
                                        
                                    
                                    Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: \"Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк\", – дип.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:13
                                        
                                    
                                    Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:14
                                        
                                    
                                    Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:15
                                        
                                    
                                    Ий Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит?
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:16
                                        
                                    
                                    Мусаның Раббысы аңа нида кылды, Тур тавының итәгендәге мүбарәк Тува дигән урында.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:17
                                        
                                    
                                    Иманга өндәмәк өчен Фиргаунгә баргыл, тәхкыйк ул азды, бозыклыкны күп кылды.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:18
                                        
                                    
                                    Әйт аңа: \"Әйә кирәксенәсеңме кабих булган көфердән пакьләнүне.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:19
                                        
                                    
                                    Дәхи сиңа Раббыңны танытуымны телисеңме, әгәр Раббыңны танысаң, Аңардан куркырсың да изге гамәлләр кылырсың\", – дип.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:20
                                        
                                    
                                    Муса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде).
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:21
                                        
                                    
                                    Фиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага каршы дошманлык кылды.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:22
                                        
                                    
                                    Соңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган булды.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:23
                                        
                                    
                                    Һәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:24
                                        
                                    
                                    Әйтте: \"Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр\", – дип.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:25
                                        
                                    
                                    Аллаһ, ул Фиргаунне тотты дөньяда суга батырып, ахирәттә җәһәннәмгә салу беләк.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:26
                                        
                                    
                                    Тәхкыйк бу вакыйгада гыйбрәт бардыр Аллаһудан курыккан кешегә.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:27
                                        
                                    
                                    Халык кылуда сезнең яратылуыгыз читенрәкме, әллә күкне ярату читенрәкме? Ул күкне Аллаһ бина кылды.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:28
                                        
                                    
                                    Ул күкнең бөеклеген бик югары кылды, ул күкне һич кимчелексез төзеп тәмам итте.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:29
                                        
                                    
                                    Ул күкнең кичен караңгы кылды вә аның көндезен якты кылды.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:30
                                        
                                    
                                    Моның соңында Аллаһ, торырга яраклы итеп җирне түшәде.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:31
                                        
                                    
                                    Җирнең суын һәм хайваннар утлый торган үләннәрне чыгарды.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:32
                                        
                                    
                                    Дәхи тауларны мәхкәм сабит кылды.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:33
                                        
                                    
                                    Сезгә вә сезнең хайваннарыгызга файда өчен.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:34
                                        
                                    
                                    Әгәр олугъ җыелыш көне кыямәт килсә,
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:35
                                        
                                    
                                    ул көндә кеше дөньяда кылган яман эшләрен искәрер күз алдына китерер.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:36
                                        
                                    
                                    Вә күзе күргән кешеләргә җәһәннәм күрсәтелер.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:37
                                        
                                    
                                    Әмма берәү шәригать чигеннән чыгып бозыклык кылса,
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:38
                                        
                                    
                                    дәхи дөньяга бирелеп ахирәт гамәленә кимчелек китерсә,
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:39
                                        
                                    
                                    Шиксез, ул кешегә урын җәһәннәмдер.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:40
                                        
                                    
                                    Вә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, вә үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса,
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:41
                                        
                                    
                                    әлбәттә җәннәт аңа урындыр.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:42
                                        
                                    
                                    Кәферләр синнән кыямәт кайчан була, дип сорыйлар.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:43
                                        
                                    
                                    Кыямәтнең кайчан булачагын әйтүдә сиңа нинди файда? Әйтсәң дә фәкать көферлекләрен арттырачаклар.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:44
                                        
                                    
                                    Кыямәт вакытының ахыр чиге Аллаһуга хастыр.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:45
                                        
                                    
                                    Ий Мухәммәд г-м, син фәкать ул кыямәттән курыккан кешене куркытучысың.
                                
                                
                        
                                    
                                        
                                            79:46
                                        
                                    
                                    Алар кыямәтне күргәндә гүя дөньяда бер дә тормаган кеби булырлар, мәгәр төшкә хәтле ярты көн яки төштән соң ярты көн торган кеби булырлар.